news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Иске Татар бистәсе территориясен төзекләндерү төгәлләнә

Казанның Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамы территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнә. Сентябрь ахыры-октябрь башына декоратив объектларны төзекләндерү һәм урнаштыру эшләре башкарылачак. Бу хакта «Иске шәһәр» территориясе префекты Айрат Фәизов «Иске шәһәрне нәрсә көтә?» дигән темага туры эфирда сөйләде.

«Казан «Туристик код» проекты буенча грант отты. Хәзер шәһәр үзәгендә проектны гамәлгә ашыру эшләре алып барыла. Территориядә урнаштырылачак иң кызыклы архитектура объектларының берсе — Татарстан урамындагы 7нче бинаның ян диварында булачак кызыклы милли бизәкле зур панно. Хәситә (күкрәкчә — Т-и.) — билгеле татар бизәнү әйбере»,— диде ул.

Префект тиздән урамда тарихи объектлар, арт-объектлар, кече архитектура формалары янында яңа фонарь баганалары урнаштырылачагын өстәде. Монда туристлык навигациясе барлыкка киләчәк һәм эскәмияләр куелачак.

Казан үзәгенең бердәм туристлык коды проектын гамәлгә ашыру өчен 204 млн сум акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100