news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Иске Таш» мәчетен реставрацияләү эшләре төгәлләнде

Казанда «Иске Таш» мәчетен реставрацияләү эшләре төгәлләнде
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Казанда «Иске Таш» мәчетен реставрацияләү эшләре тәмамланды. Мәдәни мирас объектында төзекләндерү эшләре «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында 2021 елдан бирле алып барылды. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Комитет рәисе Иван Гущин сүзләренчә, реставрация барышында мәчетнең манарасы, түбәсе, фасадлары, инженерлык челтәрләре ремонтланган, агач һәм тимер баскычлар яңадан торгызылган, тәрәзә һәм ишекләр ясалган, түшәм-идәннәре, диварлары, манараның тәрәзәләре төзекләндерелгән. Моннан тыш, объектта яктырткыч, видеокүзәтү, сантехника, җылыту җиһазлары монтажланган һ.б. эшләр башкарылган.

Хәзер ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм республика Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәчет территориясен тәртипкә китерү һәм бина эченә урнаштыру өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләләрен җентекләп өйрәнә.

Казанның Иске Татар бистәсендәге «Иске Таш» мәчете 1552 елда Казанны саклап һәлак булган мөселманнар җирләнгән урында сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тарафыннан 1802 елда төзелгән. Габдулла Үтәмешев танылган хәйрияче булган һәм бик күп мәчетләр салдырган. «Иске Таш» мәчете татар дини архитектурасы һәйкәле санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot