Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә Кытай Сабан туе булды
Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә Кытай Сабан туе узды. Татар-Кытай бәйрәменең төп вакыйгасы гадәттәгечә дракон-көймәләрдә узышу булды.
«Күптән түгел без традицион татар халык бәйрәме Сабантуйны һәм Кытайның аҗдаһа көймәләре бәйрәмен билгеләп үттек. Бүген Кытай Сабан туе Казанның якты мәдәни-спорт вакыйгасы, Кытай һәм Татарстан Республикасы арасында мәдәни алмашуның визит карточкасы булды инде», - диде Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо.
Аждаһа көймәләре Дуаньу бәйрәменә 2 000 елга якын, һәм ул ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керә. Кытайда аның белән җәй башы ассоциацияләнә. Кытай Сабан туе Казанда бишенче тапкыр уза.
Байдарка һәм каноэларда ишү Федерациясе президенты Олег Коробченко сүзләренчә, әлеге вакыйга беренче чиратта оешкан спорт коллективларын берләштерү өчен уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз