news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ишелгән котельня стенасын төзекләндерәләр

Гадәттән тыш хәл бүген Портовая урамында булган.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Казанда котельня җимерелү нәтиҗәсендә 1,5 мең кеше җылылыксыз калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Портовая урамында котельня стенасы җимерелү турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына төнге сәгать өчтә килгән.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән коткаручылар бинаның стенасы өлешчә һәм түбәсе ишелүен күрә. Моннан тыш, газ да чыгуы күзәтелгән.

Гадәттән тыш хәл аркасында, 1589 кеше яши торган 12 торак йорт һәм бер балалар бакчасы җылыктан өзелгән.

Котельня бинасы “Казэнерго” АҖ карамагында тора. Оешманың авария бригадалары вакытлыча җылылык үткәргеч салу эшләрен алып бара, резервтагы котелларны эшләтәчәкләр. Якын арада казанлылар фатирына җылылык җибәреләчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерекләрне тикшерә. Якынча мәгълүматлар буенча бина иске булу сәбәпле, стеналар ишелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә 77 кеше һәм 19 берәмлек техника катнашты. 60 квадрат метр мәйданда стена ишелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100