news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ишегалларын төзекләндерү буенча воркшоп узачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чараны ачу тантанасында катнаша.

Казанда ишегалларын төзекләндерү буенча воркшоп узачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Киләсе атна дәвамында Казанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында ишегалларын төзекләндерү буенча воркшоп узачак. Чараны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Чара атна буе барачак. Алда торган программаның масштаблары төрле дәрәҗәдәге күпсанлы белгечләрнең (проектчылар, архитекторлар, төзүчеләр, министрлык һәм ведомство вәкилләре) үзара аңлашып эшләвен җайга салу кирәклеге турында сөйли. Бердәм алымнар, сыйфатлы ишегалды киңлеге стандартларын булдыру өчен алда торган бурычларны бергәләп анализлау мөһим», - диде Галимова.

Ул воркшопта катнашучыларның барысын да командаларга бүләчәкләрен искәртте. Алар алда торган эш турында бердәм күзаллау булдыру өчен тәкъдимнәр әзерләячәк. Моннан тыш, воркшопта катнашучылар ишегалды киңлекләрен алга таба һәм тиешенчә карап тоту мәсьәләләре хакында да фикер алышачак.

«Ишегалды проектларын проектлау һәм гамәлгә ашыруда төп принцип — халыкның фикерен исәпкә алу. Ишегалларын реконструкцияләү программасының барлык катнашучылары һәм гамәлгә ашыручылары эшнең һәрбер стадиясендә халык мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш», - дип билгеләп үтте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Шунысын да искәртик: 2020 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1,5 меңнән артык ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла. Барлык ишегалды территорияләрен тәртипкә китерү өчен 50 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100