news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ишегалдында 10 яшьлек малайны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

Юл-транспорт хәрәкәте сишәмбе көнне кичен Ильич урамындагы 19/43 йорты янында килеп чыккан.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Казанда ишегалдында 10 яшьлек малайны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт хәрәкәте сишәмбе көнне кичен Ильич урамындагы 19/43 йорты янында килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, билгесез ир-ат автомобильдә йорт яныннан узганда ишегалдында самокатта йөрүче 10 яшьлек малайны бәрдергән. Машина йөртүче туктап тормаган, урыннан китеп барган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе шаһитларга 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot