news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда исерек йөртүче ясаган юл һәлакәтендә балалар имгәнгән

Авария кичә 17.28 сәгатьтә Мамадыш трактында булган.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда исерек йөртүче ясаган күмәк юл-транспорт һәлакәтендә балалар зыян күргән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Һәлакәт кичә 17.28 сәгатьтә Мамадыш тракты белән Интернационал урамы чатында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Ниссан» кроссоверы белән идарә итүче исерек йөртүче светофорның кызыл төсенә чыгып, «Хендэ» җиңел машинасын бәрдергән. Бәрелешүдән соң Корея автомобиле каршы як полосага чыккан һәм светофорның кызыл төсенә туктаган «Опель» белән «Тайота» машиналарына бәрелгән.

«Һәлакәттә «Хендэ» автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры зыян күргән. Ир-атның, 4 яшьлек малайның һәм 3 яшьлек кыз баланың баш мие селкенгән. Пассажир хатын-кызның күкрәк читлеге сынган. Шулай ук «Ниссан» пассажиры да имгәнгән», — дип хәбәр иттеләр Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot