news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда исерек йөртүче китереп чыгарган һәлакәттә өч кеше имгәнгән

Ир-ат медицина тикшеренүеннән баш тарткан.

Казанда исерек йөртүче китереп чыгарган һәлакәттә өч кеше  имгәнгән

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Төнлә Казанда Астрономия һәм Профсоюз урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте

Шаһитлар сүзләренчә, исерек йөртүче Mercedes микроавтобусында Профсоюз урамы буйлап Кремль ягына таба хәрәкәт иткән. Ул бер юнәлештә хәрәкәт итүче автомобильгә бәрелеп киткән һәм тизлеген арттырып парковкадан чыгып килгән Peugeot автомобиленә бәрелгән.

«Mercedes йөртүчесе медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Peugeot автомобилендәге өч кеше — бер өлкән һәм ике бала имгәнгән», — дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot