Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда исерек йөртүче китереп чыгарган һәлакәттә өч кеше имгәнгән
Ир-ат медицина тикшеренүеннән баш тарткан.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Төнлә Казанда Астрономия һәм Профсоюз урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте
Шаһитлар сүзләренчә, исерек йөртүче Mercedes микроавтобусында Профсоюз урамы буйлап Кремль ягына таба хәрәкәт иткән. Ул бер юнәлештә хәрәкәт итүче автомобильгә бәрелеп киткән һәм тизлеген арттырып парковкадан чыгып килгән Peugeot автомобиленә бәрелгән.
«Mercedes йөртүчесе медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Peugeot автомобилендәге өч кеше — бер өлкән һәм ике бала имгәнгән», — дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз