Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда исерек йөртүче гаебе белән дүрт автомобиль бәрелешкән
Бер кеше җәрәхәтләнгән
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). "Hyundai Solaris" автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесе гаебе белән Казанда 4 автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итә бүген республика башкаласы ЮХИДИенең пропаганда бүлеге.
Һәлакәт узган төндә 00.50 сәгатьтә Эсперанто урамында булган. Һ.Такташ урамы буенча Г.Тукай урамы юнәлешендә хәрәкәт итүче ир-ат ян-якта интервалны сакламаган һәм 44 яшьлек ир-ат идарәсендәге "Renault Megane" автомобиль белән бәрелешкән. Аннары "Hyundai" автомобиле 20 яшьлек егет идарәсендәге "ВАЗ-2115" автомобиленә килеп бәрелгән. Анысы, үз чиратында, - "Лада-111730" автоиобиленә.
Нәтиҗәдә, “ВАЗ” автомобиле йөртүчесе төрле җәрәхәтләргә дучар булган.
Дәүләт автоинспекциясе белдергәнчә, һәлакәт китереп чыгарган машина йөртүче исерткеч эчемлек кулланган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз