Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән
Авария кичә көндезге бердә Ершов урамында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ершов урамында 78 нче йорт каршында булган. «Хендэ» автомобиленең 32 яшьлек исерек йөртүчесе артка чиккәндә 74 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
Баш мие имгәнгән хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, әмма берничә сәгатьтән соң ул вафат була.
Документларын тикшергәндә машина йөртүчесенең исерек булуы ачыклана. Ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
Соңгы ике елда бу ир-ат юл кагыйдәләрен бозган өчен 42 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз