news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда исерек шофер аркасында килеп чыккан авариядә зыян күрүчеләр бар

Юл һәлакәте бүген сәгать унберләр тирәсендә булган.

Казанда исерек шофер аркасында килеп чыккан авариядә зыян күрүчеләр бар
Еленая Сәләхова

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Исерек шофер Казанның Җиңү проспектында юл-транспорт фаҗигасе китереп чыгарган. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Авария бүген сәгать унберләр тирәсендә булган. Шаһитләр сөйләгәнчә, «Форд» автомобиле йөртүчесе «Лада» белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә «Лада» туктап торган «Вольво» машинасына килеп бәрелгән.

Авария урынына килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре «Форд» шоферының исерек килеш рульгә утырганын ачыклаган.

Юл һәлакәтендә «Лада» йөртүчесе имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. 


news_right_1
news_right_2
news_bot