Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда исерек машина йөртүче дүрт автомобильне бәрдерә
Авария кичә кич белән Әмирхан урамындагы 10нчы йорт янында булган.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда исерек машина йөртүче туктап торган дүрт автомобильне бәрдерә һәм аннан соң агачка килеп бәрелә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария кичә кичке унберенче яртыда Әмирхан урамындагы 10нчы йорт янында булган.
Әлегә билгеләнмәгән сәбәпләр аркасында «КИА» җиңел машинасын йөртүче берьюлы берничә автомобильне - «Тойота», «Лада» һәм ике «Хендэ»ны бәрдергән, ә аннан соң агачка килеп бәрелгән.
«КИА»ның 37 яшьлек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында исерек килеш тоткарланды. Ул медицина тикшерүе узуыннан баш тартты. Ир-атка беркетмә төзелде» — диделәр ЮХИДИдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз