news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда исерек килеш руль артына утырган автобус йөртүчесен тоткарлаганнар

НЕФАЗ йөртүчесе медицина тикшерүе узудан баш тарткан, әмма аны маршруттан барыбер алганнар.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда салмыш килеш руль артына утырган 35нче автобус йөртүчесен тоткарлаганнар. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекцисендә хәбәр иттеләр.

“5 ноябрьдә 8 сәгать 45 минутта Казан шәһәренең Адоратский урамында юл-патруль хезмәте инспекторы юл кагыйдәсен бозган НЕФАЗ автобусын йөртүче 52 яшьлек ир-атны тоткарлаган”, диелгән хәбәрдә.

Шоферның документларын тикшергәндә, аның аек булмавы ачыкланган. НЕФАЗ йөртүчесе медицина күзәте узудан баш тарткан, әмма аны маршруттан барыбер алганнар.

Әлеге хәл аркасында автотранспорт предприятиесендә өстәмә тикшерүләр булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot