news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда исерек кеше "Лада" автомобилендә ашыгыч ярдәм машинасын бәрдергән

Җиңел машина пассажиры - вафат, ике медик һәм машинаны йөртүче җәрәхәт алган.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Эмма Ситдикова). Казанда 14 моделле “Лада” автомобиле ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән. “Лада”ның йөртүчесе исерек булган. Җиңел машинада булган пассажир вафат, ике медик – җәрәхәтләнгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге матугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт кичә кичке сәгать унда Боевой урамы 127 номерлы йорт янында булган. “Лада” машинасының исерек йөртүчесе узып китү нияте белән каршы полосага килеп чыккан һәм ашыгыч ярдәм машинасына килеп бәрелгән. Һәлакәт аркасында, җиңел машинада булган 25 яшьлек пассажир үлгән. Машина йөртүче, ашыгыч ярдәм машинасында булган медикларның икесе хастаханәгә озатылган.

“Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” баш табибы урынбасары Марина Воронцова хәбәр итүенчә, 34 яшьлек ир-ат фельдшерның баш мие селгенгән, ә аның 38 яшьлек коллегасы булган хатын-кызның беләге сынган. Аларны 7 санлы шәһәр хастаханәсенә салганнар. Хатын-кызга операция ясалган, ир-ат табиблар күзәтүе астында.

14 моделле “Лада” машинасы йөртүчесе баш мие селкенү диагнозы белән шулай ук хастаханәгә салынган.

Ашыгыч ярдәм машинасына килгән зыянның күләме исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100