news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда исерек йөртүче тукталышта басып торган хатын-кызны таптаткан

Кичә 15.00 сәгатьтә Казанның Космонавтлар урамындагы 65/2 йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча ачыкланганча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 64 яшьлек ир-ат исерек булган. Ул машина белән идарә итә алмаган һәм җәмәгать транспорты тукталышында торган 42 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Зыян күрүчене төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot