news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда исерек хәлдәге шофер балаларны автомобиль багажнигында йөрткән

Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанның Мәүлетов урамы һәм Җиңү проспекты чатында бер автомобильне туктаткан. Машинаны тикшергәч, исерек хәлдәге ир-атның дүрт баланы автомобиль багажнигында йөртүе ачыкланган.

Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булды.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100