news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда исерек автоледи сәүдә павильонына бәрелгән

Автомобиль пассажирларына медицина ярдәме кирәк булган

  (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанда исерек автоледи гаебе белән килеп чыккан һәлакәттә ике пассажирга медицина ярдәме кирәк булган.
 Бүген Казанның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге белдергәнчә, һәлакәт кичә 1.20 сәгатьтә Чистай урамында булган.
 1994 елгы кыз «ВАЗ-2110» автомобилендә Мусин урамы ягыннан Чистай урамы буенча хәрәкәт иткән. Ул тизлеген арттырган һәм идарәне югалтып, сәүдә павильонына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, автомобильнең ике пассажиры төрле җәрәхәтләр алган. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot