news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда исерек анасы астында кысылып калган биш айлык бала һәлак булган

Февраль башында Казанның Чуйков урамында урнашкан йортларның берсендә фаҗига килеп чыга. Биредә биш айлык малай исерек анасы астында калган һәм кысылып үлгән. «Татар-информ» агентлыгына шул турыда мәгълүм булды.

Биш айлык малайның гәүдәсен иртән тапканнар, анда яшәү билгеләре булмый. Сабыйның  асфиксиядән (буылып) үлүе ачыкланган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, 25 яшьлек исерек ана йоклаган вакытта баласы өстенә яткан.

Хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылды. Ул саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot