news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ишегалларның 80 проценты төзекләндерелгән

Казанда ишегалларның 80 проценты төзекләндерелгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласында «Безнең ишегалды» программасы алтынчы ел эшли. Быел 4,3 млрд сумга 466 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Бу хакта мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Шәһәр буенча барлыгы 600 мең квадрат метр асфальт яңартылган, 5 меңнән артык кече архитектура формалары куелган һәм 120дән артык яңа чүп җыю мәйданчыгы ясалган. Эш нәтиҗәләре буенча, халык өчен 5 мең яңа машина кую урыны барлыкка килгән.

Программа эшләгән алты ел эчендә шәһәрнең барлыгы 2,7 мең ишегалды яңартылган. Бу – 3,6 миллион квадрат метрдан артык асфальт һәм Казанның 600 меңнән артык кешесе өчен 30 мең яңа машина кую урыны дигән сүз. Бүгенге көндә ремонт таләп ителгән ишегалларының 80 процентка якыны төзекләндерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot