news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ис тиеп агуланган ана һәм аның балалары госпитализацияләнгән

Госпитализациянең сәбәбен табиблар тикшерә.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). азанда ис газы белән агулану куркынычы белән бер ана һәм аның балалары госпитализацияләнгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декабристлар урамындагы бер йортның 109 номерлы фатирында 34 яшьлек хатын-кыз, аның 9 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы үзләрен начар хис итә башлаганнар.

Бер фараз буенча, алар газ исеннән агуланган булырга мөмкин. Урынга ашыгыч ярдәм машинасы һәм газ хезмәте хезмәткәрләре юнәлгән. Балаларны  - Балалар республика клиник хастаханәсенә, ә аларның әниләрен җиденче шәһәр хастәханәсенә госпитализациялиләр. Аларның барысы да үз аңында.

Газның чыгу сәбәпләре тикшерелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: төзек булмаган газ, май, утын мичләре, газ җиһазлары, бассейндагы су җылыткычлары һәм машина двигательләреннән чыккан төтен – газ исе таралуның төп чыганаклары. Шулай ук мичләрдәге ярык, төтен һәм һава юлларының тыгылуы, торакка газ исе чыгуның төп сәбәпләренең берсе булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot