news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ис газына 5 кешелек гаилә агуланган

Алар арасында 3 бала да бар.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның Константиновка бистәсендә 5 кеше ис газына агуланган. Бу хата Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идарә тармагы җиткергән мәгълүматка караганда, зыян күрүчеләрнең өчесе – балалар. Алар авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Олы кешеләрнең хәле уртача авырлыкта диелә. Алары шәһәрнең 7 нче номерлы клиник хастаханәсенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot