news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Иртыш буе татарлары тарихына багышланган түгәрәк өстәл үтте

Казанда Иртыш буе татарлары тарихына багышланган түгәрәк өстәл үтте
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының утырышлар залында «Иртыш елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман» һәм яңа туган якны өйрәнү басмаларын тәкъдим итүгә багышланган түгәрәк өстәл форматында конференция үткәрелде.

«Без гадәттәгечә тарихчыларны даими җыеп төрледән-төрле чаралар уздырабыз. Монда оффлайн да, онлайн да катнашу мөмкинлеге булдырылган. Әлбәттә мондый чараларның әһәмияте зур, чөнки халкыбыз тарихы барлана һәм данлана. Безнең тарихчылар бик еш эшлекле сәфәрләргә йөриләр һәм бик нәтиҗәле итеп мәгълүмат туплыйлар», — диде ТР Фән эшлеклесе, Татар төбәкчеләре оешмасы рәисе, академик Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чарада шулай ук Татарстан тарихчыларыннан тыш, Омск, Самара һәм Пермь өлкәләреннән татарлар катнашты.

Түгәрәк өстәл форматында барган конференция эше Россиядәге Гаилә елы, Татарстандагы Фәнни-технологик үсеш һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән Шәхесләр елы уңаеннан оештырылган иде. Шулай ук Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең каһарманлыгына 80 ел тулуга багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100