news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда иртән саунада янгын чыккан

Казанда янган саунадан ике кешене коткардылар

Бүген Казанның Серов урамында урнашкан «Жара» саунасында янгын чыгуы турында хәбәр 101нче янгын сагын чакыру номерына 06.28 сәгатьтә килде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Коткаручылар битлек ярдәмендә саунадан ике кешене алып чыга. Зыян күрүчеләр юк. 06.43 сәгатьтә янгын сүндерелә. Янган мәйдан ачыклана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot