Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда иртәгә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлый
Иртәгә, 12 сентябрьдә, Казанда көзге чорның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Сәүдә итү шәһәрнең 14 махсус мәйданчыгында оештырыла. Азык-төлеккә бәяләр ваклап сату бәясенә караганда 10 процентка арзанрак булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстанның муниципаль авыл районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясе тәкъдим ителә. Халык өчен яшелчәләр, ит ризыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен кирәкле товарларның киң сайланышы әзерләнә. Ярминкәгә килүчеләрнең «Татпотребсоюз» предприятиесе, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башка оешмаларның продукциясен сайлау мөмкинлеге бар.
Көзге уңыш ярминкәләре иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 кә кадәр үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз