news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иртәнге «бөкеләр» 6 баллга җиткән

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы юлларында хәрәкәт тыгызлыгы 3 балл тәшкил итә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). «Яндекс.Пробки» сервисы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген Казанда иртәнге «бөкеләр» 6 баллга җиткән.

«Бөкеләр» Космонавтлар, Ершов, Максимов, Копылов, Товарищеская һәм Әмирхан Еники урамнары, шулай ук Мамадыш трактында күзәтелгән. Моның сәбәбе юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле. Машиналар хәрәкәтенә шулай ук яңгыр да комачаулаган.

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы юлларында хәрәкәт тыгызлыгы 3 балл тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100