news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда иртән биш катлы йортта чыккан янгыннан ир-атны коткарганнар

Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Деловая урамындагы 18/3нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген 7.01 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урында биш катлы йортның беренче катында урнашкан фатирда идән януы ачыкланган.

7.10 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Төтен белән тулган фатирдан махсус битлек ярдәмендә бер ир-атны урамга алып чыкканнар.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot