news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда иртән бер фатирда янгын чыккан, янгынны сүндергәндә ир-ат мәетенә юлыкканнар

Янгынның мәйданы 30 квадрат метрга якын тәшкил иткән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Казанда иртән бер фатирда янгын чыккан, янгынны сүндергәндә ир-ат мәетенә юлыкканнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казанда иртән бер фатирда янгын чыккан, ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетенә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 6.15 сәгатьтә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Главная урамында урнашкан күп катлы йортның дүртенче катындагы бер фатирда янгын чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта ир-ат мәетенә юлыккан, ул шушы фатирның хуҗасы булырга тиеш дип фаразлыйлар.

Янгынның мәйданы 30 квадрат метрга якын тәшкил иткән, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot