news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иртәгә техник вузларда икетеллелекне тормышка ашыруга кагылышлы семинары уза

Алдагы елларда семинарда Казан шәһәрендә урнашкан уку йортлары гына катнашкан булса, быел республикадан мәгариф бүлекләренең һәм мәгълүмати-методик үзәкләрнең милли мәгариф мәсьәләләре өчен җавап бирүче белгечләрне дә чакыру көтелә

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казан дәүләт технология университетында иртәгә “Техник югары уку йортларында икетеллелекне тормышка ашыру проблемалары һәм перспективалары” дип аталган өченче республика вузара семинар уза. Әлеге семинар ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан дәүләт технология университеты белән берлектә уздырыла.

ТР Министрлар Кабинеты Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева “Татар-информ” корреспондентына хәбәр иткәнчә, әлеге җыен методик семинар рәвешендә уза. Алдагы елларда семинарда Казан шәһәрендә урнашкан уку йортлары гына катнашкан булса, быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә бөтен республикадан мәгариф бүлекләренең һәм мәгълүмати-методик үзәкләрнең милли мәгариф мәсьәләләре өчен җавап бирүче белгечләрне дә чакыру көтелә.
Семинар барышында икетеллелек шартларында табигать-фәнни, математик, гомуми һөнәрләргә карый торган һәм махсус дисциплиналарны татар телендә укыту, татар телендә гуманитар дисциплиналарны укытуга яңа карашлар, техник вузда татар телен өйрәтүнең үзенчәлекләре, “мәктәп-вуз” өзлексез белем бирү системасында телгә өйрәнү, студентларның дәрестән тыш иҗади чараларын татар телендә оештыру тәҗрибәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышу көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100