Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда төрле халыкларның мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» проектына йомгак ясыйлар
Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Древо жизни» – «Тормыш агачы» проектының йомгаклау чарасы башланды. Биредә Татарстанда яшәүче җирле милләтләр – татар, рус, мари, мордва, чуаш, башкорт, удмуртларның фольклор ансамбльләре чыгыш ясый, остаханәләр үткәрелә.
Чарада Казан шәһәре Башкарма комитете җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.
«Быел мәдәни традицияләр елы буларак, комиссия белән башлаган эшне дәвам иттек. Быелга йомгак ясап, җиде халыкны бергә җыйдык. Киләчәктә бу проектны дәвам итәргәме, юкмы икәнен уйлыйбыз. Бу проект – эстрада түгел, халыкчанлык, фольклор ничек саклана шуның турында. Бүген бергә җыелу - оешканлыкның матур бер билгесе», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.
Парк территориясендә «Милли костюм һәм аның элементлары», «Декоратив сәнгать», «Балачак аланы», «Әкият аланы», «Милли ашлар» мәйданчыклары эшли. Бәйрәм кунаклары квест программа үтә, тамбур чигүе һәм бисер белән татар калфагы чигү, балчыктан рус уенчыклары, керәшен «тамакса» бизәген ясау, «мари руналары» чигүе, агачтан уеп ясау, башкорт орнаменты белән бизәкләр һәм монисто удмурт күкрәк бизәкләрен ясау буенча остаханәләрдә катнаша.
- «Тормыш агачы» проекты Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проект 2022 елның җәендә башланды һәм мари, удмурт, мордва, чуаш милләтләре мәдәниятләренә багышланган иде. Быел 5, 19 июль, 2 август көннәрендә башкорт, татар, рус мәдәниятләренә багышланган чаралар үтте.
- Проектны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе һәм Татарстан милләтләр Ассамблеясе үткәрә.
- Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чувашларның дини ышануларының һәм менталитетның аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул «байтирәк», башкортларда – «нәҫел ағасы», мариларда – «тукымвож», удмуртларда – «дунне писпу», мордваларда – «шувто ине», чуашларда – «пурнӑҫ йывӑҫҫи».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз