news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиргә салым түләүдә ташламага ия булганнар исемлеге киләсе елның 1 гыйнварыннан арта

Шәһәр Думасының XXVI сессиясендә шундый карар кабул ителде

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда җиргә салым түләүдә элек кабул ителгән ташламалар сакланачак, андый ташламага ия булганнар исемлеге киләсе елның 1 гыйнварыннан артачак - бүген шәһәр Думасының XXVI сессиясендә шундый карар кабул ителде.

Шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов депутатларга шул мәсьәләдә аңлатма биргәнчә һәм соңгылары хуплаганча, ташламалы нигездә салым түләүчеләр исемлеге түбәндәге категорияләр хисабына арттырыла:
балачактан инвалидлар;
атом-төш, термик атом-төш корал сынаганда, кораллану чараларында һәм хәрби объектларда атом-төш установкалары аварияләрен бетерүдә аеруча хәвефле подразделениеләр составында катнашкан физик затлар;
нурланыш авыруына дучар булган яки кичергән, яисә сынаулар, өйрәнүләр яки теләсә нинди атом-төш установкалары белән бәйле, шул исәпкә атом-төш коралы яисә космик техниканы да кертеп, башка төр эшләр нәтиҗәсендә инвалид калган физик затлар;
торак төзү өчен милеккә җир алган оешмаларга, торак төзү буенча республиканың 69 нчы законы кысаларында төзелә торган объектлар җиренә салым ставкасын җиргә кадастр бәясенең 0,01 проценты, ягъни киметелгән бәядән түләтү карала һәм бу 3 ел дәвамында гамәлдә була.

Салым түләүче физик затлар өчен шәхси торак йорт, шәхси хуҗалык каралты-курасы, дача, бакча өе, гараж кебек объект төзелгән 400 кв.м мәйданнан артмаган җир участогына карата салым түләтмәү рәвешендә ташлама карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot