Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җиргә салым ставкасы арттырылып, шәһәр депутатлары тарафыннан расланды, ләкин кайбер җир участокларына бу кагылмый
Нәтиҗәдә, җиргә салымнан җыемнарның фаразлама күләме элеккегесеннән артмый да, кимеми дә, аерым предприятие-оешмаларның җиргә салымы арта яки кими
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы Думасының XXVI сессиясендә бүген башкалада җиргә салым ставкасына үзгәрешләр кертелеп расланды.
Моны шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының быел 29 апрельдагы 744 нче күрсәтмәсе нигезендә, Казан шәһәре территориясендә быел җирләрнең дәүләти дәрәҗәдә кадастр бәяләре билгеләнгәнен (аның нәтиҗәсендә, файдаланылышка рөхсәт ителгән шакый төр җир участокларының бәяләү суммасы шактый төшкән) һәм РФ Салым кодексының 31 нче бүлеге мондый мөмкинлек бирүен белдерде. Шуны исәпкә алып, һәм җир салымы буенча салымнарны саклау максатларында (ә алар шәһәр бюджетын тулыландыра һәм барлык салымнарның өчтән берен тәшкил итә), сәүдә, сәнәгать, офислар булган җирләргә карата җирнең кадастр бәясенең 1,3 проценты, кунакханәләргә карата 1,1 процент, автостоянкаларга 0,8 процент, гаражларга карата 0,4 процент күләмендә бердәм салым ставкасы билгеләү тәкъдим ителде.
А.Гарипов сүзләренчә, салым салу ставкаларын төзәтелмәсә, шәһәр бюджетының керемнәре 3 млрд. сумнан 2 млрд. сумга калып 30 проценттан артык күләмдә кимиячәк, аерым алганда, сәнәгать объектлары салынган җир участоклары буенча җирнең кадастр бәясе 2,1 мәртәбә кимегән, һәм, Дума карары проекты буенча, җир салымы ставкасын аларга шуның кадәр арттырыла. Шулай ук сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте объектлары буенча ставка 1,4 тапкырга, офислар, административ объектлар буенча 1,5 тапкырга диярлек арттырыла. Ә инде авыл хуҗалыгы максатларында кулланылырга тиешле, күп фатирлы һәм шәхси торак йортлар төзелгән, шәхси хуҗалыклар, бакча, дача ишеләр булган җир участокларына, рекрацион зоналарга салым ставкалары үзгәрешсез кала.
Шул рәвешле, тәфсилләп караганда, күп фатирлы торак йорт салынган, дача, бакча, терлекчелек өчен дип алынган җир участокларының җир салымы ставкасы 0,2 процент дип билгеләнгән, шәхси торак һәм хуҗалык каралты-курасына дигән ставкасы – 0,25 процент, торак төзүгә, авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсенә һәм оборона, иминият, таможня ихтыяҗларына каралган җирләргә – 0,3 процент, рекрацион һәм дәвалау-сәламәтләндерү объектлары карамагындагы җирләргә – 0,33 процент, гараж, шәхси су транспорты саклана торган стоянкалар җиренә – 0,4 процент (элек 0,33 процент иде), ачык автостоянкалар ясалган җирләргә – 0,8 процент (моңарчы - 0,66 процент), күп катлы гараж-паркинг җирләренә – 0,13 процент (элек – 0,11), кунакханә ише вакытлыча кешеләр яшәп тору биналары җирләренә – 1,1 процент (элек – 0,88 поцент), сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте объектларына, административ һәм офис биналары, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат, спорт, мәдәният һәм сәнгать объектлары, производство биналары һәм корылмалары, сәнәгать, коммуналь хуҗалык, матди-техник, азык-төлек тәэминат объектларына, порт, су, асфальт һәм тимер юл вокзалларына, һәртөрле юлларга, торба, кабель, раиореле, һава элемтәсе һәм радиофикация, электр, иярченле элемтә линияләренә һәм корылмаларына, конструктив элементларына караган җирләргә – 1,3 процент (элек аларның бер өлешенә 0,88, кайберләренә 0,61, соңгыларына 1,1 процент иде), башка төр җир участокларына карата – 1,5 процент. Физик һәм юридик затларга торак төзелешеннән тыш объект төзү өчен милек сыйфатында бирелгән һәм анда күчемсез милек объекты салынган җиргә җир участокларының кадастр бәясенең 1,5 проценты кадәр салым ставкасы каралган, торак-коммуналь комплексның инженерлык инфраструктурасы объектлары биләгән җиргә - 0,3 процент (дөрес, монысында искәрмә бар).
Нәтиҗәдә, җиргә салымнан җыемнарның фаразлама тулаем күләме элеккегесеннән артмый да, кимеми дә, шулай ук бизнеска өстәмә салым йөге салу турында да сүз бармый, ә аерым предприятиеләр һәм оешмаларның җиргә салымы я арта, я кими, дип басым ясап әйтте А.Гарипов.
Болардан тыш, салым түләүдә элек кабул ителгән ташламалар саклана, андый ташламага ия булганнар исемлеге киләсе елның 1 гыйнварыннан артачак.
А.Гарипов тәкъдим иткәннәрнең барысы да Дума депутатлары тарафыннан хупланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз