news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ирекле донорлыкны пропагандалаучы хәйрия акциясе узачак
13 март көнне Республика кан тапшыру станциясендә “Шәһәргә йөрәгеңне бүләк ит!” дип исемләнгән зур масштаблы акция узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, “Татар-информ”). 13 март көнне Республика кан тапшыру станциясендә “Шәһәргә йөрәгеңне бүләк ит!” дип исемләнгән зур масштаблы акция узачак. Аны “Без...” яшьләр хәрәкәте һәм “Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы үткәрә.
“Шәһәргә йөрәгеңне бүләк ит!” акциясе Казанда 2005 елдан башлап уздырыла. Аның максаты – донор канына ихтыяҗны каплау. Бу вакыт эчендә башкалабызда зур масштаблы 5 акция үткәрелә. Анда югары уку йортларында белем алучы 1500 шәкерт катнаша. Акция дәвамында 200дән артык литр кан тапшырыла.
Яшьләр хәрәкәте оештырган акцияләрдә Россия һәм Татарстан дәүләт хакимияте вәкилләре – РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Виктория Черкесова, Татарстан Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, республикабызның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Барыев, хәйрия үзәкләре җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары, студентлар катнашты.
Быел “Без...” оешмасы, матур традицияне дәвам итеп, “2013 елга – 2013 литр кан” дигән яңа проектны башлап җибәрергә булды. Проектны тормышка ашыру кысаларында “Иң сәламәт югары уку йорты” исеменә бәйге үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәләр буенча, иң күп күләмдә кан тапшырган уку йортларны барлаячаклар. Проектта катнашкан яшьләр турында мәгълүмат ТР Ирекле яшь донорлар банкының мәгълүмат базасына кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2