news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ирек Нуретдинов күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә Ирек Нуретдиновның төрле елларда иҗат ителгән 60ка якын әсәре белән танышып була

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Ульяновск өлкәсендә яшәп иҗат итүче рәссам Ирек Нуретдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Ирек Нуретдинов 1953 елда Пермь өлкәсе Кизель шәһәрендә туа. 1976 елда армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Түбән Кама шәһәренә килеп, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. 1986 елда рәссам Ульяновск өлкәсенә күченә. 1995 елдан Ирек Нуретдинов Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы итеп сайлана. Рәссам чит өлкәләргә дә сәяхәт ясарга ярата. Мәсәлән, ул Алмания илендә, Санкт-Петербург, Волгоград, Байкал, Ангара, Кырым, Алтын боҗра төбәкләрендә була.
Иҗатында рәссам табигать күренешләренә мөрәҗәгать итәргә ярата. Картиналарында елның төрле фасылларында Идел буе табигатенең матурлыгы чагылыш таба. Идел елгасы гүзәллеге халыкта аеруча саф хисләр уята.
Күргәзмәдә Ирек Нуретдиновның төрле елларда иҗат ителгән 60ка якын әсәре белән танышып була, дип хәбәр иттеләр “Казан” милли мәдәният үзәгенең сәнгать бүлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100