news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ирек мәйданында парад алдыннан трибуналарны һәм юлларны дезинфекцияләделәр

Җиңү парады 24 июньдә булачак, тамашачыларга аны ТНВ телеканалында күрсәтәчәкләр.

Казанда Ирек мәйданында парад алдыннан трибуналарны һәм юлларны дезинфекцияләделәр
Михаил Захаров

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда Ирек мәйданында парад алдыннан трибуналарны һәм юлларны дезинфекцияләделәр. Юлларны йөк автомобильләре ярдәмендә чистарттылар, ә машиналар керерлек булмаган урыннарда махсус киемнәрдән булган солдатлар эшләде.

«Дезинфекциядә биш берәмлек автотранспорт техникасы катнашты, ул җәяүлеләр һәм колонна өчен җәлеп ителгән урамнарда дезинфекция үткәрде», — дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Аның сүзләренә караганда, махсус эретмә реагент нигезендә әзерләнгән, ул хәтта савыт-саба яки медицина эшләнмәләрен эшкәртү өчен дә кулланыла. Әлеге эретмәне ачык һавада куллану кеше организмы өчен куркынычсыз.

Дезинфекция барлыгы 40 минутка сузылды. Башта юлларны су сибү машиналары чистартты, алар артыннан ныграк чистарту өчен азрак су басымлы машиналар иярде. Ә махсус киемдәге солдатлар машиналар кереп җитәрлек булмаган урыннарга сиптерде. Мәсәлән, трибуналар, сәхнә һәм Ленин һәйкәле янында парк шулай эшкәртелде.

Дезинфекция Карл Маркс урамы, Ирек мәйданы, Пушкин урамы өлешендә (Зур Кызыл урамыннан Карл Маркс урамына кадәр) барды.

Узып баручыларның берсе — Виталий Абзалов сүзләренә караганда, парадны үткәрү — ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Димәк, парадны үткәрү — бөек бәйрәм, коронавирус чорында аңа әзерлек кирәк, шул исәптән юлларда дезинфекция чаралары куллану мөһим.

Мондый дезинфекция 24 июньдә, Җиңү парады алдыннан, иртәнге сәгать 5тә дә булачак.

Элегрәк «Татар-информ» 24 июньдә Казанда парад тамашачыларсыз узачагын хәбәр иткән иде. Бәйрәм концерты ТНВ телеканалында трансляцияләнәчәк.

«Әлбәттә, парадны карарга хәзер тамашачыларны чакыру каралмаган», — дип аңлатты ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100