Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда иранистика мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла
Фәнни чара КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында үткәрелә
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). 15-16 май көннәрендә КФУда “Үзебезнең һәм чит ил иранистикасы актуаль мәсәләләре” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла. Аны КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Иранистика үзәге белән берлектә, оештыра. Конференция 5 секциягә бүлеп үткәрелә: “Мөселман халыклары мирасын өйрәнү чыганагы буларак фарсы телле кулъязмалар”, “Мөселман Көнчыгышы халыклары телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнү тарихы”, “Чагыштыру-тарихи чагылышта мөселман халыклары телләрен өйрәнү”, “Халыкара мөнәсәбәтләр системасында мөселман дөньясы мөһим уенчысы буларак Иран: эчке һәм тышкы сәясәт”, “Фарсы теле һәм әдәбияты лингвистикасы, укыту методикасы”. Фәнни чара КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты (Пушкин урамы, 1/55) базасында уздырыла.
Конференция кысаларында 16 май көнне башкала кунаклары өчен Казан буенча экскурсия үткәрү күздә тотыла, диелә КФУ матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз