news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Иран каллиграфы күргәзмәсе ачыла

Каллиграфия остасы Абдулла Мохаддаси Татарстан мөфтиятендә очрашуда җирле каллиграфия сәнгате үзенчәлекләре турында сөйләште.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). 20 гыйнварда "Казан"  милли-мәдәни үзәгендә Иран Республикасы каллиграфы Абдулла Мохаддасиның күргәзмәсе ачыла. Бүген  каллиграфия остасы белән Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Сүз каллиграфия сәнгатенең бүгенге торышы турында барды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Иран остасы каллиграфиядә үзенең стилен булдыруы хакында әйтте, эшләрен күрсәтте, мөфтинең фикере белән кызыксынды. Камил хәзрәт Абдулла Мохаддасиның хезмәтен югары бәяләде. Шул нисбәттән, соңгы вакытта каллиграфия сәнгатенең шактый популярлашуын, тик шул ук вакытта мөселманнар арасында Коръән укый белмәгән, гарәп харефләренең язылыш үзенчәлекләрен өйрәнмәгән кешеләрнең күбәюен дә искәртте.



"Минемчә, каллиграфия сәнгате белән әзерлексез шөгыльләнергә ярамый. Күп кенә хезмәтләргә карау белән авторның исламнан ерак булуын аңлыйсын. Иранда каллиграфия традициясе нык үскән, таралган һәм хәзер сезнең авторлар яңа этапка күчкән. Кызганыч, бездә совет заманындагы динсезлек иҗатчыларыбызга зур йогынты ясаганлыгы сизелә", – диде мөфти.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100