news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр

20 июньдә кичке биштән төнге бергә кадәр юлларның кайсыбер өлешләрендә транспорт хәрәкәте чикләнә.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 20 июньдә, “Казан Арена” стадионында Иран һәм Испания җыелма командалары арасында мундиаль матчы булу сәбәпле, юлларның кайсыбер өлешләре транспорт чаралары өчен ябыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 июньдә кичке биштән төнге бергә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. 

Чикләүләр С. Хәким урамында Ф. Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр өлештә, Чистай урамында Бичурин урамыннан Х. Ямашев проспектына кадәр, Чистай урамында Х. Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр өлештәге юлларга кагыла. Моннан тыш, Х. Ямашев проспектында Адоратский урамыннан Себер трактына, Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына, Ямашев проспектыннан Гаврилов урамына, Академик Арбузов урамында Журналистлар урамыннан Ямашев урамына кадәр хәрәкәт чикләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot