news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Иран ифтар мәҗлесе узды

Казанда Иран ифтар мәҗлесе узды
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Изге Рамазан аенда Татарстанда күмәк ифтарлар үткәрелә. Бүген авыз ачу мәҗлесен Иранның Казандагы генераль консуллыгы оештырды.

Ифтар кунаклары азан әйтелгәнче үк җыела башлады. Чарада катнашучыларны Иранның Казандагы консулы Давуд Мирзахани каршы алды. Ифтарда Казанда дипломатик вәкиллекләре булган төрле илләрнең консуллары, шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәтен мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте. Ул чара башланыр алдыннан коллектив ифтарлар үткәрүнең мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлатты.

«Рамазан аенда ифтарларда дин кардәшләребез белән очрашу безгә дәрт бирә. Без дөрес юлдан баруыбызга тагын бер кат инанабыз, дөрес максатлар һәм бурычлар куеп яшәвебезне аңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә Коръәндә мөселманнарга бердәм булырга, аерылмаска куша. Бу безгә бердәм булыр өчен тагын бер сәбәп», - дип сөйләде Хәмидуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Ифтар кунаклары бу кичтә Иранда ифтар ашлары уздыру үзенчәлекләре белән танышты. Зал Иран флагы белән бизәлгән иде. Кунакларга ислам республикасы турында документаль фильмнар күрсәтелде. Кичә барышында шулай ук мөнәҗәтләр башкарылды.

Чараның тантаналы өлешен Давуд Мирзахани ачып җибәрде. Ул чакыруны кабул итүчеләргә һәм ифтарга килүчеләргә рәхмәт белдерде.

«Изге Рамазан ае уңаеннан шушы җылы кичәне оештыра алдык. Рамазан ае – ул йөрәкләрне якынайта торган ай», - диде генераль консул.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Авыз ачу вакыты җиткәч дин тотучылар хөрмә җимеше белән су эчте һәм кичке намаз укыды. Намаздан соң кунаклар табын артына узды. Оештыручылар кунакларны Иран милли эчемлеге – шафранлы ширбәт белән сыйлады. Кичәдә катнашучылар ислам республикасының мәдәнияте белән генә түгел, аның милли эчемлеге белән дә таныша алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot