Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе 46 сумга кадәр арта
2026 елда Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 46 сумга кадәр арта. 100 тапкырга исәпләнгән юл йөрү картасы белән түләгән очракта юл йөрү бәясе 36 сум була. ТР Дәүләт тарифлар комитеты карары республика хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда йөрү бәясе 43 сум. Шулай итеп, юл йөрү бәясе өч сумга кыйммәтләнәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Казан метрополитенында йөрү бәясе шулай ук яңа ел башыннан 46 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк.
Элегрәк ТР Дәүләт тарифлар комитеты 2026 елга җәмәгать транспортында йөрүгә максималь тарифларны раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз