news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ир белән хатын үз фатирларында сөрем газы белән агуланып үлгән

Хатын-кызга — 45 яшь, ир-атка 48 яшь булган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Короленко урамында ир белән хатын үз фатирларында сөрем газы белән агуланып үлгән. Аларны туганнары тапкан. Хатын-кызга — 45 яшь, ир-атка 48 яшь булган.

Башлангыч версия буенча, алар сөрем газы белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәрткәнчә, угар газының төп чыганаклары - төзек булмаган мичләр һәм башка газ приборлары, бассейндагы су җылыткычлары.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда 41 кеше сөрем газы белән агуланган. Аларның 15е - олы кеше, берсе - бала. Зыян күрүчеләр арасында - 75 зур кеше, шул исәптән 27 бала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100