news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Коръән уку курслары башланды

Дәресләр Казанның Галиев мәчетендә хатын-кызлар өчен һәр дүшәмбе, ир-атлар өчен һәр сишәмбе уза.

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Коръән уку курслары башланды
dumrt.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанда, мөселманнарның күпсанлы үтенечләре буенча, янәдән «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән курслар башланып китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге курслар кысаларында остазлар гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръән укудагы махсус кагыйдәләр), «Идгам», «Мад» кагыйдәләр төркеме, нечкә һәм калын хәрефләр, туктау кагыйдәләре һәм билгеләре һ.б. буенча дәресләр үткәрәчәк.

Дәресләргә иллеләп ир-ат һәм хатын-кыз йөри. Алар аерым белем алалар. Мөслимәләр өчен Коръән өйрәнү буенча экспресс-курслар һәр дүшәмбе көнне Казанның Галиев мәчетендә уза. Экспресс-программа ике айга исәпләнгән. Ир-атлар өчен дәресләр тирәнәйтелеп дүрт ай дәвамында үтәчәк. Алар һәр сишәмбе шулай ук Казанның Галиев мәчетенә җыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100