Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты була
Турнирда 40 илдән 200 дән артык спортчы катнаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казанда «Ак Барс» Көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә 18 яшьтән кечерәк булмаган ир-атлар арасында билбау көрәше буенча XVII дөнья чемпионаты була. Бу турыда ТР Спорт министртрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүгенге көндә әлеге дәрәҗәле турнирда 40 илдән 200 дән артык спортчы катнашуын раслады. Турнир барышында ир-атлар 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг. нан артык авырлык категорияләрендә иң көчлеләрне билгеләячәк; хатын-кызлар 52 кг, 58 кг, 66кг, 76 кг һәм 76 кг. нан артык авырлык категориясендә чыгыш ясаячак.
Традицион рәвештә, турнирда иң күпсанлы һәм вәкилләрнең берсе булып Татарстан Республикасы делегациясе чыгыш ясаячак. Россия җыелма командасы составында республика данын 15 көрәшче яклаячак, алар ил чемпионатында 1 һәм 2 урыннарны яуладылар.

Алар арасында Алексей Абрамов, Шамил Чевик, Илнар Закиров, Ислам Фәләхов, Ренас Кәлимуллин, Булат Мусин бар. Ранис Гыйлаҗетдинов, Тимур Латыйпов, Ришат Исхаков, Габдеҗәлил Сөләйманов, Андрон Абдуллин, Энҗе Йосыпова, Гөлия Мөбәрәкшина, Екатерина Бусова һәм Регина Салихова.
Тамашачылар өчен керү ирекле.
Расписание
1 ноябрь
- 09:00-12:00 - барлык авырлык категорияләрендә ирекле стиль белән беренчел очрашулар
- 14:00-15:00 - чемпионатның тантаналы ачылышы
- 15:00-17:00 - ирекле стильнең ярымфинал, финал очрашулары
- 18:00-19:00 - ирекле стиль буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү
2 ноябрь
- 09:00 -12:00 – барлык авырлык категорияләрендә классик стильнең беренчел очрашулары
- 13:00-15:00 - классик стильнең ярымфинал, финал очрашулары
- 15: 30-17:30 - ирекле стиль буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз