news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ир-ат, пычак белән янап, микрокредит оешмасы офисын талаган

Карак “Акча хәзер үк бирелә” оешмасы офисыннан 106 мең сум акча алган.

(Казань, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда ир-ат, пычак белән янап, “Акча хәзер үк бирелә” микрокредит оешмасы офисын талаган. Бу хакта “ Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Әлеге хәл кичә кич Габдулла Тукай урамындагы 2нче йортта урнашкан офиста булган. Курыккан кассир кыз һөҗүмчегә 106 мең сум акча биргән. Полицейскийлар шикле кешене эзли. Әлеге факт буенча “Талау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Шундый ук хәл 5 ноябрьдә дә булган. Пычак белән коралланган ир-ат “Акча күз ачып йомганчы” офисын талаган. Әлеге җинаять ачылган, шикле кешене тоткарлаганнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100