news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ир-ат патруль машинасыннан егылып төшә һәм һәлак була

Әлеге ир-ат патруль-сак хезмәткәрләре тарафыннан хулиганлык өчен тоткарланнган була.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре патруль автомобилендәге тоткарланучылар урынындагы ир-атның егылып төшү фактының сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Беренчел мәгълүматлар буенча полиция хезмәткәрләре төнлә хулиганлык гамәлләре кылган өчен 3 ир-атны тоткарлый. Алар үзләрен бик ярсу тота һәм каршылык күрсәтә. Шуңа да административ беркетмә төзү өчен аларны "Горки" полиция бүлегенә илтү карары кабул ителә. Хәрәкәт вакытында автомобильнең тоткарланучылар бүлегендә 27 яшьлек ир-ат аягы белән ишекне бәреп чыга һәм машинадан егыла. Егылу аркасында ир-атның башы җәрәхәтләнә һәм ул вафат була. 

Хәзерге вакытта патруль-сак хезмәткәрләренә карата тикшерү бара, аның нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100