news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ир-ат машинасына капкан утны күлдәвектәге су белән сүндерергә тырышкан

Беренчел мәгълүматлар буенча янгын транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан.

Казанда ир-ат машинасына капкан утны күлдәвектәге су белән сүндерергә тырышкан
соцсети

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда машинасына капкан утны күлдәвектәге су белән сүндерергә тырышкан ир-атны видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода йорт ишегалдында автомобиль януы күренә. Ир-ат чиләк белән күлдәвектән су ала һәм машинага сибә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә кичә 19.25 сәгатьтә Краснококшайская урамындагы 168 йорт ишегалдында берьюлы өч автомобиль януы турында хәбәр килүе турында сөйләделәр.

Янгын сүндерү-коткару часте хезмәктәрләре «КИА» автомобиленең мотор торган өлеше янган. Янгын янәшә торган «Чери»га һәм 7нче модельле «Жигули» җиңел машинасына капкан.

Янгын сүндерүчеләр ун минутта янгынны тулысынча сүндергән. Нәтиҗәдә «Киа» автомобиле янып беткән, ә янәшә торган машиналарга өлешчә зыян тигән. Янгында зыян күрүчеләр юк.

Беренчел мәгълүматлар буенча янгын транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot