Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ир-ат кайнар суга пешеп үлгәннән соң ачылган эш турында Бастрыкинга хәбәр итәләр
Казандагы фатирда кайнар су белән тәэмин итү торбасы тишелгәннән соң ир-атның тәне пешкән һәм алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән. Шуннан соң җинаять эше кузгатылган, тикшерү нәтиҗәләре турында Александр Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр. Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.
Россия Тикшерү комитетына мәрхүмнең кызы мөрәҗәгать иткән. Ул әтисенең нинди шартларда үлүен билгеләү барышыннан риза булмавын белдерде.
Аның сүзләренчә, октябрьдә Казанның Бирюзовая урамында урнашкан фатирда кайнар су белән тәэмин итү торбасы тишелгән. Нәтиҗәдә ир-атның тәне бик нык пешкән һәм алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән. Хатын-кыз раславынча, әлегә фаҗигагә идарәче компания хезмәткәрләренең ваемсызлыгы китергән.
Тикшерү комитеты башлыгының күрсәтмәсен үтәү ведомствоның үзәк аппараты контроленә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз