news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ир-ат балконнан подъезд козырегына егылып төшеп һәлак булган

Фаҗига башкаланың Академик Глушко урамында килеп чыккан.

Казанда ир-ат балконнан подъезд козырегына егылып төшеп һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич 19.38 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына башкаланың Академик Глушко урамындагы 24нче йортта подъезд козырегына балконнан ир-ат егылып төшүе турында хәбәр алынган.

Урынга 2нче зона-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Алар 59 яшьлек ир-ат мәетен аска төшереп, полицейскийларга тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot