news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җир асты кичүендәге павильонны талаган ир-атны тоткарлаганнар

Билгесез ир-ат кесә телефоннары ремонтлый торган сәүдә ноктасына үтеп кергән һәм аннан 900 мең сумлык техника урлап чыккан.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Казанда җир асты кичүендәге павильонны «чистарткан» ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«24 августта иртәнге бишләр тирәсендә билгесез ир-ат кесә телефоннары ремонтлый торган сәүдә ноктасына үтеп кергән һәм аннан 900 мең сумлык техника урлап чыккан. Павильоннан әйберләр югалуын иртән эшкә килгән хезмәткәрләр ачыклаган», - дип белдерделәр полиция бүлегендә.

Эзләү барышында хокук сакчылары Казанда яшәүче 26 яшьлек ирнең эзенә төшкән. Ул үз гаебен өлешчә генә таныган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100