news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ипподром каршындагы транспорт һәлакәтеннән соң ике кеше хастаханәгә эләккән

«КИА» машинасының 49 яшьлек шоферы борылыш вакытында «Фольксваген»га юл бирмәгән һәм аны бәрдереп киткән.

Казанда ипподром каршындагы транспорт һәлакәтеннән соң ике кеше хастаханәгә эләккән

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ипподром каршындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң ике кеше хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Авария бүген көндез Камалиев проспектында булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «КИА» машинасының 49 яшьлек шоферы борылыш вакытында «Фольксвагенга» юл бирмәгән һәм ул автомобильне бәрдереп киткән.

«Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», - диделәр ЮХИДИдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot